Кызылтау авылында яшәүче Кәримова Назирә үзенең күркәм 90 яшьлек олы юбилеен каршы алды. Ул Ил башлыгының котлавын, район башлыгы һәм җирле үзидарә котлауларын кабул итеп алды. Назирә әби яшьлегендә күп кенә авырлыклар күргән. Аларны гыйбрәт итеп сөйләде. Бүгенге тормышның матурлыгына соклануын белдерде. Аңа алда 100 яшьлек юбилеен да каршы алырга насып булсын.