Районда гражданнар оборонасы, мобилизация һәм эвакуация район штабларының уку-өйрәнүләре 2 февральдә Апас мәктәбендә дәвам итте. Укытучылар коллективы барлык таләпләргә туры китереп мисалларда эвакуацияләү планнарын, схемаларда биналарны, “ана һәм бала“ бүлмәләрен һәм башка хәзерлекләрен күрсәттеләр. Татарстан Республикасының Гадәттән тыш хәлләр һәм гражданнар оборонасы министрлыгының чаралар үткәрү бүлеге җитәкчесе урынбасары Наил Гареев көтелмәгән хәлләргә әзерлек, төгәллек, уяулык турында уку-өйрәнүләрнең мөһимлегенә кат-кат басым ясады, мәктәп коллективының хәзерлеген, күрсәтмә чыгышларын уңай бәяләде. Шулай ук биредә катнашкан авыл җирлекләре башлыклары, мәктәп директорлары, төрле оешма вәкилләре сорауларына җаваплар бирде. Бу чарада район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары, эвакуацияләү комиссиясе рәисе Луиза Сафина катнаштылар.
16 февральдә районда республикакүләм семинар-тикшерү узачак. Бу көнне барлык авыл җирлекләре көтелмәгән хәлләрдә үзләренең ни дәрәҗәдә хәзерлекле булуларына имтихан бирәчәкләр.