Кызыл Таудан Назирә әбигә 90 яшь тулды

2017 елның 3 феврале, җомга

Кызыл Тау авылында гомер итүче Назирә әби Кәримова олуг юбилеен каршылады. Тормыш иптәше, сугыш һәм хезмәт ветераны Хәлим бабай белән алты бала тәрбияләп үстерә алар. Бүгенге көндә әбинең 32 оныгы бар. Юбилярны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Рәхмәт хатын һәм район башлыгы исеменнән чәчәк бәйләме, истәлекле бүләк тапшырды. Кызыл Тау авыл җирлеге башлыгы Шәүкәт Гаффаров изге теләкләре белән күчтәнәчләрен тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International