Апас туган якны өйрәнү музеенда “Йолдыз“ның чишмә башы булган “Комбайн“ һәм “Бригадир“ газеталарының төпләнмәләре саклана. “Музейның иң зур байлыгы бу басмалар. Район газетасының беренче номерыннан алып бүгенге көнгә кадәр саннары саклана. 85 еллык юбилей уңаеннан аларны берничә көн генә кулга алып карап булачак“, – ди музей җитәкчесе Рәмис Ногманов.