Апаста җитәкчеләр һәм ата-аналар БДИ бирделәр

2017 елның 7 феврале, сишәмбе

“Ата-аналарга Бердәм Дәүләт Имтиханы тапшыру көне“ Бөтенроссия акциясенә апаслылар да кушылды. Каратун урта мәктәбендә үзган БДИда җитәкчеләр һәм әти-әниләр, барлыгы 22 кеше катнашты. Алар арасында район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, аппарат җитәкчесе Илфир Гәрәев, мәктәп директорлары һәм башкалар бар иде. Алар рус теленнән укучылар биргән шартларда имтихан тапшырдылар. Имтиханга һәр килүче металлоискатель аша керде. Имтихан бирүчеләр үз эшләрен 30-40 минут эчендә эшләделәр һәм нәтиҗәсен дә белеп киттеләр.

Бу акциядә Рособрнадзор җитәкчесе С. Кравцов та катнашты һәм башкалар белән бергә имтихан бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International