Музейда “Йолдыз“ тарихы

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Апас туган якны өйрәнү музеенда район газетасы “Йолдыз“ның 85 еллык юбилее уңаеннан киңәйтелгән күргәзмә оешкан. Биредә газетаның ничек чыга башлавы, беренче санының эшләнеше, баш мөхәррирләр турында тулы мәгълүмат бар. Шулай ук истәлекле мизгелләрдән фотолар, дәүләт бүләкләре, төрле елларда алынган Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары да урын алган. Хәрефләрне кулдан җыйган елларга да сәяхәт итеп була. Журналист Азат Сункишевның исә иҗат елларының тулы бер сәхифәсе урын алган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International