Апас аша “Хәтер маршы-2017” үтте

2017 елның 8 феврале, чәршәмбе

Татарстанда 1-27 февральдә “Хәтер маршы-2017” акциясе игълан ителде.

Татарстан яшьләр эше һәм спорт, туризм министрлыгы, республика хәрби комиссариаты, “Патриот” үзәге, Татарстан Ветераннары Берлеге, ДОСААФ (ОСТО) үзәк идарәсе, Татарстан уку йортлары студентларының “Кар десанты” эзләү-патриотик клублары һәм башка җәмәгать, яшүсмерләр, яшьләр оешмалары катнашында баручы бу акциядә катнашучыларның җыелма отряды 7 февральдә кичке якта Апаска килде. Алар Батырлар Мемориалында венок куйдылар, Апас Сугышчан Дан музеенда, “Сәләт” балалар иҗаты үзәгендә булдылар.

“Зөя” балалар ял-сәламәтләндерү Үзәгендә кич кунгач, алар 8 февралдә район белән танышуларын дәвам итәчәк. Морзалар, Каратун, Апас, Зур Күккүз, Борнаш мәктәбе укучылары белән очрашулардан соң “Хәтер маршы-2017” отряды Буага юл тотачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International