Районкүләм узган тәрбиячеләр бәйгесендә призлы урыннар алган Гөлшат Фазлеева (Апасның “Салават күпере“ бакчасыннан), Талия Җәләлова (Апасның “Кояшкай“ бакчасыннан) һәм Гөлфия Саляхова (Шыгай балалар бакчасы тәрбиячесе) Яшел Үзән шәһәрендә узган зона бәйгесенә барып уңышлы чыгыш ясап кайттылар. Балалар белән үткәргән шөгыльләре, иҗат презентацияләрен комиссия вәкилләре уңай бәяләделәр. Нәтиҗәләр соңрак билгеле булачак.