11 февральдә район Сабан туе аланлыгында “Татарстан чаңгы юлы – 2017“ ярышлары узачак. Әлеге уңайдан район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина җитәкчелегендә киңәшмә узды. Биредә оештыру һәм матур итеп уздырып җибәрү мәсьәләләре каралды. Ярыш иртәнге сәгать унда башлана. Балалар бакчалары нәниләре, мәктәп укучылары, җитәкчеләр, хезмәткәрләр көч сынашачак. Массачыл чаңгыда, чанада шуулар да күңелле һәм файдалы булыр дип көтелә. Кайнар чәй, сәүдә нокталары бар да сезнең өчен! Килегез, катнашыгыз, читтә калмагыз!