Халыкара коррупциягә каршы көрәш көне уңаеннан мәктәпләрдә иншалар, рәсемнәр бәйгесе игълан ителгән иде. Бу бәйгеләрнең җиңүчеләре дә билгеле булды. Коррупциягә каршы эшчәнлек буенча район башлыгы ярдәмчесе Ленар Хантимеров бәйгедә җиңгән бер төркем укучыларга район башлыгы исеменнән Рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды. Дәүләки мәктәбенең 2 сыйныф укучысы Азалия Шәрипова рәсем буенча (җитәкчесе Гөлчәчәк Вәлиева), Каратун мәктәбенең 10 сыйныф укучысы Алинә Йосыпова инша буенча (җитәкчесе Миләүшә Сираҗева), Апас мәктәбеннән 8 сыйныф укучылары Ленар Шиһабиев, Гүзәл Салахова (җитәкчеләре Гүзәл Дәүләтшина), 10 сыйныфтан Румина Нурмиева (җитәкчесе Айдар Хәбибуллин), Чурибураш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы Эльвина Нәбиуллина (җитәкчесе Ләйсән Нургалиева) бүләкләнделәр. Шулай ук бу укучыларны хәзерләгән укытучыларга да “Сәләт“ җитәкчелеге Рәхмәт хатлары тапшырды.