“Йолдыз”ны 85 яшьлек юбилее белән

2017 елның 10 феврале, җомга

“Йолдыз“ газетасының тарихы район тарихы белән тыгыз үрелеп бара. “Йолдыз“ның үткән юлы данлыклы, гыйбрәтле. Газета – иҗат кешеләрен бер максатка туплаучы, аларның рухи байлыгын чагылдыручы, район вакыйгаларын тарихка мәңгелек итеп теркәп баручы.

Хөрмәтле редакция хезмәткәрләре, хәбәрчеләребез! Сезне олы юбилеегыз – газета чыга башлауга 85 ел тулу уңаеннан кайнар котлыйм. Барыгызга да сәламәтлек, бәхетле гомер, тормыш иминлеге телим. Иҗат рухыгыз сүрелмәсен, каләмегез нык булсын.

Рәшид Заһидуллин,

муниципаль район башлыгы. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International