Апаслылар пенсияңне вакытында аламы?

2017 елның 10 феврале, җомга

Бүген Апас районы халкын  пенсия, төрле социаль түләүләр белән тәэмин итүче коллективта барлыгы 18 кеше эшли. Район Пенсия Фонды инде ун елга якын күрше Кама Тамагы районы берләштерелгән бүлеге составында. Хәер, апаслылар пенсия юллап күрше районга йөрми, барлык мәсьәләләр дә урында, башлыча электрон юл белән генә хәл ителә бүген. Кичә Апас пенсия бүлекчәсе тулы составта районара Кама Тамагы бүлегенә барып еллык эшенә хисап биреп кайтты. Бу утырышка килгән Татарстан Пенсия Фонды вәкиле Станислав Голле апаслылар эшенә югары бәя куйды. Кама Тамагы берләштерелгән бүлек җитәкчесе Илдус Гыйльметдинов та шул ук фикердә.

-Бүген район пенсия фонды аша барлыгы 7128 кеше төрле пенсия, түләүләр ала. Еллык акча әйләнешенә күчесәк, былтыр бу сумма 1 миллиард 68 миллион 75 мең сум тәшкил итте. Россия хөкүмәте карары белән без быел райондагы барлык тиешле категория пенсионерга 5 мең сумлык өстәмә түләүне 10 январьдан башлап, 25 январьга биреп бетердек. Бу үзе үк 35 миллион 640 мең сум. Авыл почтальоннары, банклар, элемтә бүлекләре белән аңлашып эшләү нәтиҗәсендә халыкка пенсия түләү, банк картасына күчерүдә өзеклекләр юк. Район Пенсия казнасына тиешле түләүләрне үзвакытында күчерү буенча эш бирүчеләр белән актив эшләдек, проблемаларны район хакимияте, салым хезмәте белән бергә хәл итәргә омтылабыз. Пенсия билгеләгәндә, күчергәндә һәм түләгәндә электрон документ әйләнешенә күчү дә үзен аклый, бу күрсәткеч буенча без Татарстанда өченче урында.

Узган елда төрле йомыш белән район пенсия бүлегенә барлыгы 6576 апаслы мөрәҗәгать итте. Гаризалар вакытында һәм уңай хәл ителде, халыктан шикаятьләр юк.

Илкүләм Ана капиталы Программасы 2007 елда эшли башлаганда 250 мең сум булса, быелдан ул 453 мең 26 сум тәшкил итә һәм ул 2018 елга кадәр озынайтылды. Бүгенгә ана капиталы  барлыгы 1116  гаиләгә бирелде. Шуның 89 проценты, ягъни 356 милион сумын капитал ияләре торак шартларын яхшыртуга тотты. 19 кеше ана капиталын баласын укытуга тотты. Ә ике әни аны киләчәк пенсиясенә күчерде,-диде анда еллык эшкә хисап тотып чыгыш ясаган Апас район пенсия Фонды бүлеге җитәкчесе Илгизәр Вәлиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International