Апаста “Дулкыннар“ бәйгесенең сайлап алу туры узды

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

“Сәләт“ балалар иҗат үзәгендә “Дулкыннар“ бәйгесенең районкүләм сайлап алу турлары узды. Быел бәйге татар язучысы, шагыйрь, күренекле җәмәгать һәм сәясәт эшлеклесе, Татарстанның халык шагыйре Рәзил Вәлиев иҗатына багышланган иде. Биредә шагыйрьнең шигырьләре, аның сүзләренә язылган җырлар яңгырады. Бәйгене район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина ачып җибәрде һәм укучыларга уңышлар теләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International