Район мәдәният йорты фойесында Татарстан Республикасы ветераннар хәрәкәтенең 30 еллыгына багышлап пенсионерлар арасында шашка-шахмат буенча VII Республика темпо-турнирының муниципаль этабы узды. Биредә барлыгы 40ка якын пенсионер катнашты. Иң элек алар концерт карадылар, чәй эчтеләр. Бәйгегә килүчеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина тәбрикләп, зур җиңүләр теләделәр. Бәйге биш сәгать дәвам итте. Иң өлкән бәйгечеләр 82-83 яшьлек Азат Гумеров (Апас), Рим Сафин (Дүртиле) һәм башкалар сынатмадылар. Шахмат буенча ирләр арасында Рәшит Шәйхиев (Апас), Рәшит Габдрахманов (Чирмешән), Хәйдәр Шакирҗанов (Чурибураш), шашка буенча Мәсхүт Маннапов (Апас), Азат Гумеров (Апас), Гайфулла Фәйзуллин (Апас), шашка буенча хатын-кызлар арасыннан Люция Сабирова (Балтай), Сания Әхмәдуллина (Йомралы), Нина Баранова-Орел (Черкен) призлы урыннар яуладылар. Беренче урыннар алучылар Буада узачак зона бәйгесенә барачаклар.