Апаста биатлон ярышлары булачак

2017 елның 13 феврале, дүшәмбе

Әфганчылар һәм хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар район оешмасы башлангычы, район спорт комитеты, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе, иганәчеләр ярдәме белән һәр елның февраль аенда мәктәп командалары арасында биатлон ярышлары үткәрелү моннан 15 еллар элек район спорт программасын керде. Быелгысы 18 февральдә Апас аграр көллият базасында узачак. Ярышларга килүче укучыларның табиб белешмәләре булуы шарт. Командаларны теркәү тугызда, ярышлар унда башланачак.

Район әфганчылар оешмасы җитәкчесе, аграр көллият директоры Фаил Курамшин ярышның бик кызыклы һәм эчтәлекле булып узачагын белдерә һәм көллият чаңгы юлына тамашачылар чакыра. –Спорт бәйрәменә бүләкләр, җыйнак кына концерт әзерләнә. Катнашучылар өчен тыйнак кына чәй табыны да булачак. Килегез, күрегез һәм җиңегез,-ди ярышларны оештыручылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International