Моннан 5 ел элек оешкан Апас хоккей клублары лигасы ярышлары кышкы сезон ачылгач һәр атна саен үткәрелә. Аларда ике йөздән артык төрле яшьтәге уенчы, күпсанлы җанатар тамашачылар катнаша. “Алтын алка” Боз Сараенда 12 февральдә Лиганың 2017 елгы финал ярышларында дүрт команда арасында иң көчлеләрне ачыкладылар. Апасның “Т-34” командасы беренче урында. Йомралыдан “Амур” хоккейчылары икенче, Барыш авылы спорт данын яклаган “Факел” командасы өченче урыннар яулады. Борнашның “Короли” командасы Апас хоккей клубы Лигасы турнир таблицасының дүртенче баскычында.