Апас көрәшчеләре Зәйдә бил алышты

2017 елның 14 феврале, сишәмбе

Апасның ун кешелек көрәшчеләр командасы 9-11 февральдә Зәй шәһәрендә Муса Җәлил Кубогына үткән традицион турнирда катнашты. Ел да Татарстанның бер шәһәрендә яки районында уздырылучы бу ярышта илледән артык команда, Татарстанның һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән берничә йөз иң көчле көрәшче бил алыша.

-Быелгы бәйгедә без Апас спорт данын бик лаеклы якладык. Үзебезгә яңа дуслар таптык. Милли көрәштә яңа гамәлгә кергән яңалыклар, алымнар белән таныштык,-ди Апас командасы җитәкчесе, район спорт һәм яшләр эшләре комитеты җитәкчесе, үзе көрәш келәменә чыныккан Рафис Хәбибуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International