Каратун укучылары батырларны искә алды

2017 елның 16 феврале, пәнҗешәмбе

Бүген Каратун мәктәбенең 9 сыйныф укучылары (сыйныф житәкчесе Сәвия Тимершина) әфганчыларны искә алу максатыннан Апаска килделәр. Иң элек “Сәләт“ балалар иҗаты үзәгендәге Дан музеенда булдык. Әгьзам абый Хәмидуллин музей белән таныштырды, күңелләргә үтәрлек итеп сөйләде. Аннары бөек шагыйребез Муса Жәлилне искә алып (туган көне унаеннан) аның бюстына чәчәкләр куйдык. Шулай ук әфганчыларыбыз һәм чечняда хезмәт иткән егетләребез хөрмәтенә куелган истәлек такталарына да тере чәчәкләр салдык. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International