Апаста бәйрәм көннәрендә нинди спорт уеннары булачак?

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан район спорт һәм яшьләр эше комитеты айлык спорт чаралары программасы нигезендә махсус график-календарь әзерләде. 20 февральдә “Дулкын” бассейнында Апас мәктәбе укучылары үз яшьләренә карап ГТО нормативларына тест үттеләр. 21-22  февральдә Биеш мәктәбендә мини-футбол буенча район хәрби комиссариаты приз-кубокларына үтәчәк турнирда мәктәп командалары арасында җиңүчеләрне ачыклаячаклар. 23 февральдә Борнашта иганәче Вәлиуллин приз-бүләкләренә балалар арасында ачык бозда хоккей ярышлары уздырылачак. 24 февральдә Апас мәктәп спорт залында ир-егетләр арасында волейбол ярышлары уздырылу көтелә. Шул ук көнне 2007 елда туган Апасның яшь хоккейчылары Менделеевск шәһәрендә уздырылачак “Алтын алка” Татарстан беренчелегендә катнашачак. Шимбә-ял көннәрендә исә кичен “Алтын алка” бозында ирекле шууда катнашу мөмкин. Ял, бәйрәм  көннәрен спорт белән дус булып, файдалы итеп үткәрегез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International