Зур Күккүз балалары китапханәдә кунакта

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Зур Күккүз балалар бакчасы нәниләре 21 февраль – Халыкара туган тел көне уңаеннан, тәрбияче Зөлфия Җиһаншина белән берлектә авыл китапханәсенә сәяхәт кылдылар. Биредә китапханәче Галия Җәләлиева балалар өчен бик кызыклы чара әзерләгән иде. “Туган телебезне яратырга, сакларга кирәк. Кече яшьтән үк китаплар белән дус булыгыз“, – диде ул үз чыгышында. Нәниләр бакчада туган тел турында өйрәнгән шигырьләрен, җырларын бүләк иттеләр. Бик кызыксынып яңа китаплар белән таныштылар. Әлеге очрашу нәниләр күңелендә онытылмас тәэсирләр калдырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International