Дәвеш сәхнәсе бәйрәм көннәрендә буш тормаячак

2017 елның 20 феврале, дүшәмбе

Дәвеш авыл Мәдәният йорты директоры Рания Гобәйдуллина 23 февраль-Ватан сакчылары көне уңаеннан авыл халкы, мәктәп укучылары белән бергә зур мәдәни-ял-спорт чаралары программасы әзерләнүен хәбәр итә.

-Сәхнәбездә бик еш чыгыш ясаучы Гөлгенә апа Исмәгыйлова, Фәһимә апа Хәсәнова, әниле-кызлы Гүзәлия белән Алия Латыйпова, Рания Халиуллина, Фәхри абый Закиров, Хәлим абый Садриев чыгышларын авылдашларым бик яратып тыңлый, алкышлый. Шашка, бильярд уеннары да авылда бик популяр, -ди яшь директор.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International