Апаслылар – өченче

2017 елның 21 феврале, сишәмбе

Татарстан ветераннар оешмасының 30 еллыгына багышланган республика пенсионерларының шашка-шахмат ярышлары дәвам итә. Буада Идел аръягының барлык районнары көч сынаштылар. Әлеге зона ярышларында районда узган сайлап алу турында җиңүчеләрдән төзелгән җыелма команда катнашты. Ярыш шартлары катгый булса да, алар уңышлы чыгыш ясадылар. Шахмат буенча Дәвештән Наилә Галиуллина көндәше белән беренче-икенче урынны бүлеште, Чирмешәннән Рәшит Габдрахманов өченче урында. 
Шашка уеннарында Урта Балтайдан Люция Сабирова шулай ук өченче урынны яулады. Апастан Мәсгуть Маннаповның беренче генә катнашуы булса да, күршеләрен күп тырышырга мәҗбүр итте. 
Тырышлык бушка китмәде – аларның дүртесе дә медальләр белән бүләкләнделәр. Ярышның гомуми нәтиҗәләре буенча безнең район өченче.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International