Апаска зур делегация кунакка киләчәк

2017 елның 1 марты, чәршәмбе

3 мартта Апасның “Алтын алка” Боз сараенда Татарстанның Идел аръягындагы 7 районы хоккей командалары иптәшләрчә очрашуга кунакка чакырылды. Командалар белән беррәттән бу көнне шул районнарның хакимият башлыклары, рәсми делегацияләрнең дә килүе көтелә. Районара хоккей турнирында җиңүчеләргә район башлыкларының кубоклары тапшырылачак.  Алар өчен Апас белән таныштыру маршруты эшләнде. Кунаклар алдында йөзебез кызармасын өчен бу вакыйгага әзерлек эшләре башланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International