Апаслыларның күрше район белән волейбол уены булды

2017 елның 2 марты, пәнҗешәмбе

Ватан сакчылары бәйрәм көннәрендә Апас мәктәбе зур спорт залында авыл яшьләре арасында волейбол ярышлары үтте. Ярышларга ут күршеләр- Тәтеш районы ир-егетләре дә килгән иде. Безнең районнан 3 команда катнашты. Каратунның “Сәфәр” волейбол командасы беренче, Апас җыелма командасы икенче, күршеләрнең Байраш авылы яшь волейболчылары өченче урынга чыкты. Район Советы ветеран волейболчылары дүртенче, алабирделәр бишенче. Тиздән безнең район волейболчылары Тәтешкә иптәшләрчә очрашуга бару турында килешенде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International