7 район хоккей командасы Апас бозын шомартты

2017 елның 6 марты, дүшәмбе

3 мартта Апаска Татарстанның Идел аръягындагы 7 районы хакимият башлыклары озатуында  җирле хоккей җыелма командалары килде. Апас белән танышудан соң хоккейчылар “Алтын алка” боз Сараенда күнекмәләр үтеп, 10.00  сәгатьтә районара турнирга старт бирелде. Ярышларны Апасның йөзләгән тамашачылары белән беррәттән район башлыклары да кызыксынып карады, үз командаларына көч биреп торды. Җиңүчеләргә бүләкләр, медальләр, Күчмә Кубок тапшырылу кичке сигезгә билгеләнгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International