Үзәк китапханәдә район ветераннар Советы, район хатын-кызлар оешмасы, җирлекләрдәге ветераннар Советларының рәисләре катнашында чираттагы очрашу булды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина һәм башкалар якынлашып килүче бәйрәм белән тәбрикләп бик үтемле чыгышлар ясадылар.