Апаста 21 мартта иганәче укытучы Рәмис Гыйззәтов волейбол ярышлары үткәрергә теләк белдерде

2017 елның 9 марты, пәнҗешәмбе

4 мартта Апас мәктәбе зур спорт залында 8 март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап үткәрелгән волейбол ярышларында 7 команда катнашты. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, ярышларның төп иганәчесе, район АПК профсоюзлары район комитеты рәисе Руслан Галиев уенчыларны һәм тамашачыларны бәйрәм белән котлады. “Зөя” агрофирмасы спорт данын яклаган укучы һәм студентлар беренче урынны яулады. Апас мәктәбе командасы икенче, Апас җыелма командасы өченче урында. Каратун, Биеш, Морзалар яшь волейболчылары, ДЮСШ ның яңа тупланган, 4 сыйныфта гына укучы кызлар командалары да матур уен күрсәтте. Күп командалар тренеры, ярышларның баш хөкемдары Рәмис Гыйззәтов 21 мартта үз призларына икенче ярыш үткәрергә ниятләвен ирештерде. 
- Бу турнирда да күп командалар катнашуын көтеп калам, -диде ул ярыш ахырында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International