Апаста тәрбия өлкәсендә эшләүчеләрнең зона бәйгесе булды

2017 елның 10 марты, җомга

Апас мәктәбе базасында “Ел укытучысы – 2017“ республикакүләм бәйге кысаларында тәрбия эшләре  һәм өстәмә белем бирү буенча 8 район педагогларының  зона бәйгесе булды. Бәйгедә барлыгы 40 педагог катнашты. Алар ике этапта – таныштыру һәм ачык дәрес бирү буенча үз осталыкларын күрсәттеләр. Казаннан килгән мәртәбәле жюри һәр бәйгеченең чыгышын игътибар белән күзәтеп бәяләп барды. Безнең район буенча бу бәйгедә Лилия Нуруллина (Дәвеш), Динара Сабирҗанова (Каратун), Зөлфия Исмәгыйлова (Каратун), Ольга Тихонова (Черкен), Ләйсән Әкбәрова (мәгариф бүлеге) катнаштылар. Бәйге нәтиҗәләре буенча Черкеннән Ольга Тихонова “Тәрбия эшләре буенча директор урынбасары“ номинациясендә өченче урынга лаек булды. Ул Казанда үтәчәк бәйгедә катнашачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International