Апас районында язгы кыр эшләренә әзерлек бара

2017 елның 13 марты, дүшәмбе

6 мартта Татарстан Авыл хуҗалыгы министрлыгы, “Ак Барс” агрохолдингы һәм район авыл хуҗалыгы идарәсе белгечләре районның “Зөя” агрофирмасы бүлекчәләрендә язгы кыр эшләренә әзерлекне беренчел тикшереп чыктылар. Чәчүлек, ашлама, техника, кырлар һәм кадрлар әзерлегенә аерым игътибар бирелде. Район күләмендә барлык авыл хуҗалыгы предприятиеләренең комплекслы әзерлеге якын көннәрдә комиссия тарафыннан бәяләнәчәк. Елдагыча балл системасы кулланылып, машина-трактор парклары, ындыр табакларындагы эшкә бәя куелачак, иң өлгерләр ачыкланып, аерым билгеләнеп үтәчәк,-дип хәбәр итә Нияз Гыйсмәтуллин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International