Карамасар нәниләре бишек җырларын яхшы белә

2017 елның 17 марты, җомга

Карамасар авылы “Каенкай“ балалар бакчасына йөрүче нәниләр, мәдәният йортында кунакта булды. Тәрбияче Инзилә апалары Зарипова аларны мәдәният йортында урнашкан кечкенә генә музей белән таныштырды. Бишекнең нәрсә икәнен дә белде, үз күзләре белән күрде балалар. Бишекне күргәннәре булмаса да, бишек җырларын беләләр булып чыкты нәниләр. Матур итеп җырлап та бирделәр. Сәхнәдә үзләрен ничек тотарга кирәклеген дә аңлатып үтте мәдәният хезмәткәрләре. Рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар, уеннар уйнадылар алар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International