Апас урта мәктәбендә ярминкә гөрли

2017 елның 17 марты, җомга

Апас урта мәктәбенең башлангыч класс укытучылары һәм укучылары бүген ярминкә оештырды. Укучылар кулдан ясалган әйберләрен тәкъдим итте. Нинди генә кул эшләре юк иде арада! Хезмәткә мәхәббәт тәрбияләү, тормыш итәргә, сатарга һәм алырга өйрәнү максатыннан оештырылган чарадан һәркем канәгать калды. Балалар өйләренә күчтәнәчләр белән кайтты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International