Апаста исерткеч эчемлекләр сатуда закон бозу очракларына тап булсагыз, өйләреннән спиртлы эчемлекләр сатып ятучылар турында белсәгез, бу хакта “Халык контроле”нә хәбәр итә аласыз.
Фактлар дөреслеккә туры килсә, сезгә моның өчен бүләк тә бирәчәкләр. Район җирендә ялган һәм читтән кертелгән сыйфатсыз алкоголь продукциясе сатылырга тиеш түгел. “Халык контроле”нә хәбәрләрегезне һич курыкмыйча җибәрә аласыз, чөнки аны үзегез һәм сайт модераторы гына күрә алачак. 1 гыйнвардан “Халык контроле” системасына легаль булмаган алкоголь сату фактлары турында кергән хәбәрләр расланса, бу хәбәр бирүчене бүләкләү каралган. Ялган аракыга чик куелырга тиеш.