Район ЮХИДИ бүлегеннән алынган мәгълүматлардан күренгәнчә, узган елның унике аенда район юлларында 15 юл-транспорт һәлакәте булган. Анда җиде кеше вафат булган, уналтысы төрле дәрәҗәдә тән җәрәхәтләре алганнар. Иптәш транспортчылар! Юл йөрү кагыйдәләрен саклагыз, игътибарлы булыгыз. Өйдә сезне сагынып көтеп торучылар барын онытмагыз!