Кече Күккүздән Габделхак бабайга 95 яшь тулды

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Кече Күккүз авылында яшәүче сугыш һәм хезмәт ветераны Габделхак бабай Фәйзрахманов 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Аны истәлекле гомер бәйрәме белән район Советы аппараты җитәкчесе Илфир Гәрәев тәбрикләп, Рәсәй Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән истәлекле бүләк тапшырды. Күккүз авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова изге теләкләре, күчтәнәчләре белән сөендерде. Фәйзрахман бабай тормыш иптәше Гадилә әби белән 69 ел гомер итәләр. Юбиляр турында тулырак язма газетада.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International