Иске Әнәледә каникулда – китапханәгә

2017 елның 20 марты, дүшәмбе

Иске Әнәле авылы китапханәсе фондында 5697 китап бар. Узган ел 350 кеше даими китап укыган. Китапханәче Миләүшә Гыймадиева китапларны өйләргә дә илтеп бирә икән. “Телефоннан хәбәр итәләр дә, яңа китапны илтеп бирәм“, ди ул. Укучыларның каникулларын да файдалы итеп үткәрергә тырыша. “Дустым китап“, “Әкият иленә сәяхәт“ дигән кичәләр оештырырга җыена. Балалар китапханәгә теләп йөриләр икән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International