Апас районында ташуны һавадан карап бәяләячәк

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Татарстан Гадәттән тыш хәлләр дәүләт комиссиясенең видеоконференция режимында уздырылган чираттагы эшлекле утырышыннан соң район комиссиясенең дә үз утырышы үткәрелде. Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин район хезмәтләренең быелгы язгы ташуга, гадәттән тыш хәлләргә, авылларны су басу куркынычына кагылышлы чыгышларны зур игътибар белән тыңлады. Утырышта чыгыш ясаган район янгын часте җитәкчесе Руслан Ромачков Зөя белән Бола суы җәелү очрагында Чирү авылы янәшәсенә вакытлы коткару пункты, көчле янгын сүндерү машинасы куелачагын хәбәр итте. Авыл ФАП лары, кибетләрдә дарулар, азык-өлек запасы, элемтә, транспорт һәм башка әзерлек чаралары каралды. Район башлыгы ярдәме белән алынган квадровидеокоптер да язгы ташуга әзер. Бу пилотсыз очкыч авылларга су басу куркынычы янаган очракларда һавага күтәрелеп елгалар, ташу китү халәтенә разведка ясалачак. Зөя күпере янәшәсендә боз тыгылу куркынычы килеп чыкса районга хәрбиләрне чакырып бозны шартлатуга әзәрлек тә көнүзәк мәсьәлә булып санала.

 Бу БПЛА ярдәмендә районда янгын куркынычсызлыгы режимын да күзәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International