Апаста ялган аракы сатылырга тиеш түгел

2017 елның 21 марты, сишәмбе

Алкогольле эчемлекләр һәм составында спирт булган продукция әйләнешен контрольдә тоту – район комиссиясенең чираттагы утырышында каралды. Утырышны район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин алып барды һәм чыгыш ясады.

 – Бүген райондагы сәүдә нокталарында ЕГАИС электрон системасы куелып, сатылган һәр шешә аракы дәүләт күзәтү базасында теркәлеп бара. Сәүдә нокталарында сатылучы, кибет киштәләренә куелучы спиртлы эчемлекләрнең ЕГАИС дәүләт контроль системасы аша теркәлүе үз нәтиҗәсен бирергә тиеш, – диде ул. Утырышта башкарма комитетның территориаль үсеш буенча җитәкчесе урынбасары, комиссия рәисе Шамил Гаффаров, район “Госалкоголь“ инспекторы Гөлнара Габдрахманова һәм Казан вәкилләре чыгышлары тыңланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International