Дәвештәге “Зөя“ ял-сәламәтләндерү үзәгендә бүген Казан, Яшел Үзән, Апас, Арча, Тәтеш, Биектау, Кама Тамагы, Ослан, Кайбыч, Буа, Чүпрәледән килгән, аз керемле гаиләләрдә тәрбияләнүче 200дән артык бала ял итә.
– Балалар өчен барлык шартлар да тудырылган. Узган ел килүчеләр дә шактый. Каникуллар күңелле үтә, барысы да канәгать, – ди Үзәк директоры Хәйдәр Булатов.