Күккүз авыл җирлегендә киңәшеп эшлиләр

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Күккүз авыл җирлегендә төрледән-төрле мәдәни чаралар еш уза. Бу төбәк мәдәният хезмәткәрләре һәр эштә киңәшеп, аңлашып эшлиләр, авыл халкын клубка тарта беләләр. Үзләре дә районда уза торган бәйрәмнәрдә актив катнашалар. Биредәге чаралар да үзенчәлекле, кызыклы. Бу якта гармунчылар күп икән, якын көннәрдә аларның барысын бергә сәхнәгә чыгармакчылар. Зур Күккүз клуб мөдире Шәһидә Гыйззәтуллина, китапханәче Галия Җәләлиева, Кече Күккүз һәм Түбән Барыш клублары мөдирләре Гөлүзә Зәйнуллина белән Ләйсән Зарифуллина “киңәшле эш таркалмый ул“ дип чираттагы чарага хәзерләнәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International