Апаста “Аграр яшьләр берләшмәсе“ эшли

2017 елның 22 марты, чәршәмбе

Апаста Рөстәм Нәҗмиев җитәкчелегендә эшләп килүче “Аграр яшьләр берләшмәсе“ 60 егет-кызны берләштерә. Алар белән төрле чаралар уза. Берләшмәнең төп максаты – авыл яшьләренең социаль-экономик яктан белемнәрен арттыру.

– Әле шушы көннәрдә генә Казанда уку-киңәшмә булды. Республика буенча барлык берләшмә әгъзалары җыелды.  Районнардагы хезмәттәшләр белән аралаштык, бурычлар билгеләдек, – ди Рөстәм Нәҗмиев.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International