Туган телне, татар мәдәниятен саклау юнәлешендә хезмәттәшлек дәвам итә

2017 елның 23 марты, пәнҗешәмбе

2016 нчы елның ноябрь аенда безнең мәктәп белән Пенза өлкәсенең Индерка урта гомуми белем бирү мәктәбе арасында килешүгә кул куелган иде. Ике мәктәп арасында туган телне, татар мәдәниятен саклау юнәлешендә хезмәттәшлек дәвам итә. Ә “Ел укытучысы-20017” Бөтенроссия конкурсының республика турында мәктәбебезнең яшь, инглиз теле укытучысы Гөлүсә Галләмова белән әлеге мәктәпнең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Җаббарова Наилә очраштылар. Бергәләшеп тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, ачык дәрес, мастер-класс курсәттеләр, методик семинарда чыгыш ясадылар. Шулай итеп, элемтәләр тагын да ныгыды, аралар якынаеп китте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International