-“Зөя” агрофирмасы бүлекчәләрендә быелгы язгы кыр эшләренә көпчәкле йөзгә якын агрегат чыгачак. Иң заманча “Беларус 1221” тракторларына еллык техник карау, кабул итү парады елдагыча, үзәк машина-трактор паркында үтәчәк. Башка марка тракторларны да безнең шартларда ремонтлау күпкә арзан һәм ышанычлырак,-ди цех мөдире Нияз Закиров.
-Тракторларның ягулык насослары бик четрекле механизм ул,-ди ңитәкче сүзләрен җөпләп аппаратчы Ринат Бәдретдинов. –Хезмәттәшләрем Галләм Низаметдинов, Валерий Васильев, Юрий Золин һәм Вәгыйз Фазлыев та үз эшләренең чын осталары. Безгә ремонтка китерелгән техника конвейерда озак басып тормый, чөнки игенчене дә, безне дә яз ашыктыра.
-Тиздән районда язгы кыр эшләренә старт биеләчәк. Бу язда барлыгы 70 мең гектарда үсемлекләрне тукландыру, җир әзерләү, чәчү эшләре башкарасыбыз бар. Иң мөһиме-барлык басуларда дым каплауны тиз һәм сыйфатлы башкару,-ди районның баш агрономы Нияз Гыйсәтуллин.