-Апас “Алтын алка” боз сарае тренеры Ленар Мотыйгуллин һәр хоккей турнирында бозда гадел хөкемдар. Апас хоккей җыелма команда уенчысы Динар Закиров та аңа бик теләп булыша. Уен кагыйдәләрен бозучыларга карата безнең судьялар бик кырыс һәм таләпчән,-ди директор Рамил Мөхетдинов.