-Апас аграр көллияте студентлары быелгы Татарстанкүләм «Язгы тамчы” иҗади фестиваль-конкурсында бик матур чыгыш ясадылар. Аның зона этабы Тәтеш шәһәрендә үтте. Кайбычтан килеп укучы игезәк студентлар Шәфкат һәм Нәфкат Фәйзуллиннар, Апастан апалы-сеңелле Диләрә белән Регина Гыйсмәтулина, Фаил Гарифуллин, Илнур Тимерханов чыгышларын тамашачы һәм жюри бик югары бөяләде,-ди укытучы-оештыручы Албина Габитова. Аграр көллият китапханәчесе Айгөл Кашапова да үз китап укучылары, сәләтле студентларны мактап туя алмый.