Узган атнада Кама Тамагыннан Апаска автоколонна белән берничә дистә хоккейчылар килде һәм “Алтын алка” да үз район турнирын үткәрде.
-Март ае башында безнең бозда Татарстанның 7 районы башлыгы катнашында махсус Кубокка хоккей турниры үткәрелде. Рәсми делегацияләр белән ике яклы сөйләшүләр үткәрелде һәм Кама Тамагы районы башлыгы безнең “Алтын алка” бозын арендага алып кору турында үтенечен җиткерде. Район башлыгы Рәшид Заһидуллин да алар теләген хуплады. Күрше районның балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе директоры Айнур Закиров белдерүенчә, Кама Тамагында барлыгы 7 хоккей командасы бар, аларда 200 ләп бала һәм өлкән яшьтәгеләр хоккей белән шөгылләнә икән. Шул районда туып-үскән, бүген контракт төзеп Сахалинда хезмәт итүче хәрби Рафис Сабирҗанов призларына барган бу турнирны Апас тамашачысы, үзебезнең хоккейчылар да бик кызыксынып карады,-дип хәбәр итә Рамил Мөхетдинов.
-24 мартта Апасның 2009-2010 елларда туган иң яшь хоккейчылары спорт гастроленә китте. Питрәч бозында 3 көн дәвамында Татарстан беренчелегенә уздырылучы бу зур турнирда да җиңеп кайтыгыз, яме балалар!