Биеш мәктәбе укучылары Кирилл Телишев, Энҗе Туктагулова һәм Ольга Безрукова яңа генә Татарстанкүләм иҗади смотр-конкурсларда катнашып һәм җиңеп кайттылар. Ә Апас мәктәбе кызлары язгы каникулларында үз мәктәпләрендә “Йолдызлык” телефестиваленә әзерләнделәр. Аларга Казаннан махсус чакырылган хореограф та булышты.
Котлыйбыз, укуыгызда һәм сәхнәдә яңа уңышлар телибез!