Район үзәгендә Кышны озату Нәүрүз бәйрәме һәм авыл хуҗалыгы товарларын сату ярминкәсе узды. Райондашларга салам,печән, ит-сөт продукциясе, яшелчә тәкъдим ителде. Шулай ук камыр ризыклары,балыклар, башка тәм-томнар сатучылар да бар иде. Аграр көллият коллективы тәмле коймак, кайнар чәй белән сыйлады. Тәмле Карга боткасын да алар пешерде. Район мәдәният йорты каршында Нәүрүз бәйрәменә багышланган, гореф-гадәтләрне чагылдырган театральләшкән тамаша күрсәтелде, җыр моңнар тынып тормады. Барлык райондашларны район башлыгы урынбасары Марат Нуриев котлады. Бәйрәм барышында "Иң матур сыерчык оясы" да билгеләп үтелде.