– Район мәктәпләре ишекләре язгы каникул көннәрендә дә ябылып тормады. Укучы балалар мәктәп спорт залларында үзләре сайлаган спорт төрләре белән шөгыльләнде, төрле секция-түгәрәкләр эше дә тукталмады. Тугызынчы һәм унберенче чыгарылыш сыйныф укучылары исә сынау тәртибендә төрле фәннәрдән имтиханнар тапшырып карады, укытучылары белән бергәләп БДИга әзерләнде, – ди район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина.
24 мартта да Апас һәм Биеш мәктәпләрендә укучылар имтихан тапшырып карады.