Апас “Алтын алка” боз сарае хоккей секциясендә шөгыльләнүче 250 бала тренер абыйларының күзләренә генә карап торалар. Көн саен күнекмәләргә дә ашкынып йөриләр балалар. Әле яңа гына 2009-2010 елларда туган Апасның иң яш хоккейчылары Питрәчтә 3 көн барган Татарстан беренчелегенә зур ярышта катнашып, матур уен күрсәттеләр, аерым җиңүчеләр әти-әниләре янына зур горурлык, бүләкләр белән кайттылар.