Апаста депутат Айрат Фәррахов халыкны кабул итте

2017 елның 28 марты, сишәмбе

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов “Бердәм Россия“  партиясенең җәмәгать кабул итү бүлегендә  халыкны кабул итте. Кабул итүләргә дистәгә якын кеше килгән иде. Депутат һәр килүченең соравын игътибар белән тыңлады, ярдәм күрсәтергә вәгъдә бирде. Сорау бирүчеләр арасында эшкә урнашу, вакытыннан алда пенсиягә чыгу, яшь белгечләргә эш, бала тудыру йорты буенча һәм башка төрле мөрәҗәгатьләр булды. Сәламәтлек өлкәсендә хезмәт куйган депутатка рәхмәт сүзе белән керүчеләр дә булды. Соңыннан Айрат Фәррахов үзәк хастаханә белән дә танышты.

Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев аңа район тормышын, алдынгыларын чагылдырган китап бүләк итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International